Баулыда «Герой атасы» фотокүргәзмәсе ачылды

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Экспозиция Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан булган 47 Герой аталары портретыннан тора. Күргәзмә Баулы районы Герой аталарының 8 портреты белән тулыландырылган.

Бу проект - чын патриотлар тәрбияләгән ир-атларга хөрмәт күрсәтү. Аларның уллары махсус хәрби операция барышында, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, гаять зур батырлык һәм каһарманлык күрсәткән егетләр.
Күргәзмә 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International