«Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте берничә ел дәвамында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларны комплекслы реабилитацияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыра һәм республика районнарында күчмә чаралар үткәрә.
Атап әйткәндә: сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларны музыкага өйрәтүче педагоглар өчен мастер-класслар, алар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр, шулай ук баланы уңайлы үсеш киңлегенә озатучы ролендә чыгыш ясаучы социаль ярдәмчеләрне әзерләү буенча тренинглар үткәрү.
Чараны ачып, "Татарстан - новый век" - "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова җәмәгать хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларның мөһимлеген билгеләп үтте. Чараның максаты: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, тернәкләндерү һәм җайлашу, профориентация.
Нәкъ менә шушы юнәлешләр буенча өч мәйданчыкта спикер-модераторлар эшләде.
Утырышта катнашучыларны Баулы муниципаль районы башлыгы исеменнән Аппарат җитәкчесе Айгөл Хәлитова сәламләде. Үз чыгышында ул муниципалитетлар өчен «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» гамәлгә ашыра торган эшнең мөһимлеген ассызыклады. Айгөл Риф кызы республика иҗтимагый хәрәкәте җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, ә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.
Семинарда катнашучылар фикеренчә, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар - югары игътибар таләп итә торган катлаулы категория. Шуңа күрә хәзерге шартларда җәмгыятьнең үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары белән үзара хезмәттәшлеге бик вакытлы һәм актуаль.
Чара барышында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларның «Хыялларны берләштереп» дип аталган авторлык әсәрләре җыентыгын тәкъдир итү булды.
Кунаклар һәм чарада катнашучылар балалар - төрле музыкаль инструментларда уйнаган әсәрләр авторларының чыгышларын сокланып карады.