Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУсыннан 19 октябрьдә 18 сәгатьтән 20 октябрь сәгать 10 га кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде. 20 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Баулы шәһәрендә урыны белән томан төшүе көтелә.
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы гына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз
· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.