Баулы районының ЗАГС бүлеге исегезгә төшерә!

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Баулы районының кадерле яшь парлары! Сезнең хыялыгыздагы туйны уздыру һәм моның өчен Татарстан Республикасыннан финанс ярдәме алу өчен уникаль мөмкинлегегез бар! 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән никахлашырга карар кылган парлар өчен махсус конкурс гамәлгә ашырыла. Җиңүчеләрне туй тантанасын оештыруга акчалата бүләкләр көтә!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2025 елда булачак гаиләләргә 100 000 сум күләмендә 80 грант бирелде!

Конкурсның максаты - яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм гаилә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту.
Туйларын 2025 елның октябрь, ноябрь айларында уздырырга планлаштырган парлар әле гариза бирергә өлгерергә дә мөмкин!

📲 Катнашуга заявканы «Услуги РТ 2.0 кушымтасы аша бирергә мөмкин.

Матур бәйрәм генә түгел, ә чын гаилә вакыйгасы булдыру мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз, ул сезнең гаилә тарихыгызның ныклы нигезе һәм балаларыгыз, оныкларыгыз өчен якты истәлек булачак.

Барлык сораулар буенча Баулы шәһәре, Ленин урамы, 13 (Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортына) 5-43-46 номеры аша мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International