Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе"ннән  метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү килде.

14 октябрьдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Көчле яңгыр вакытында үзеңне ничек саклап калырга:


Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алган очракта шәһәр буйлап йөрмәскә тырышыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эш урынында калыгыз. Радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

Әгәр дә көчле яңгыр вакытында урамда булмагыз:


Җир асты юлларына һәм башка аскы якта урнашкан биналарга төшмәгез. Су басу куркынычы булган биналарда яшеренмәгез.

Әгәр дә яңгыр яуганда бинада булсагыз:

Әгәр дә сез булган бинаны су баса башласа, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

Әгәр дә яңгыр сезне шәхси транспортта очратса:

Су баскан участокларга керергә тырышмагыз. Иң кырыйдагы уң рәткә (юл читенә) акрын гына, ашыгыч тормозга басмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз. Авария хәлендәге утларны кабызыгыз һәм яңгырны көтегез. Су бик тиз килгән очракларда транспорт чарасын ташлап, урынның калку өлешенә яисә якындагы бинага узыгыз. 

Әгәр дә сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатырсыз. Автомобильдә булганда, тәрәзә пыяласыннан ераграк торыгыз. Тәрәзәгә артың белән борылып (йөз белән салон үзәгенә карап) кулларың белән яки киемнәрең белән күзеңне капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнең белән ябарга, шулай ук күзне я кием, я кул белән капларга кирәк. Әгәр дә мөмкин булса - иң яхшысы идәнгә ятарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International