Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә томан төшүе көтелә. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә итә:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы гына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз

· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләренә өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарның янгын куркынычы фаразы

 2025 елның 3 октябрендә урманнарның янгын куркынычы буенча 4 нче классы (урманнарның янгын куркынычы югары) Татарстан Республикасының Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, Чирмешән; Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Мөслим, Сарман, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнарында көтелә.

- ТР кайбер урыннарында урманнарда янгын куркынычы буенча 3 нче классы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International