Хәзерге вакытта тормышның төрле өлкәләрендә мошенниклык фактлары киң таралган күренешкә әверелде. Күп кенә җинаятьчеләр законсыз баю өчен көч белән түгел, ә хәйлә белән эш итүнең ышанычлырак булуын аңладылар. Мошенниклык караклык, талаулардан бер дә ким түгел.
Мошенникларның корбаны булмас өчен түбәндәгеләрне белергә кирәк:
- теләсә кайсы банк хезмәткәрләре сезнең картаның мәгълүматларын (картаның номеры, аның гамәлдә булу вакыты, картаның арткы ягындагы яшерен код) хәбәр итүне беркайчан да сорамыйлар, чөнки аларда һичшиксез сезнең мәгълүматлар бар;
сезнең банк картасы мәгълүматларын, шулай ук картаның арткы ягындагы яшерен кодны нинди шартларда хәбәр итмәскә?
- пин-кодны картадан аерым сакларга, һич кенә дә пин-кодны банк картасының үзендә язмаска;
- пин-кодны өченче затларга хәбәр итмәскә;
- сезне ялгыш юлга этәрергә тырышкан "телефон" мошенникларыннан сакланырга;
- үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыручы шикле кешеләр белән телефоннан сөйләшүдән саклану яхшырак, әңгәмәне өзүдән курыкмагыз, трубканы куегыз гына;
- банктан килгән СМС хәбәрләрен игътибар белән укыгыз;
- беркайчан да, беркемгә дә парольләр һәм Банктан СМС-хәбәрдә килгән яшерен кодларны хәбәр итмәгез;
- исегездә тотыгыз, бары тик мошенниклар гына Банктан СМС хәбәрендә килгән яшерен парольләрне сорый;
- банк хезмәткәрләре беркайчан да сездән банкомат янына узуыгызны сорамаячак;
- әгәр дә сездән банк картасы белән банкоматка барырга сорасалар, бу мошенниклар булса кирәк;
- интернет-кибетләрдә товарны ачыктан-ачык киметелгән бәядән сатып алмагыз, чөнки бу мошенниклар эше;
- әгәр социаль челтәрдәге танышыгыз сездән моны эшләргә сораса, бәлки, мошенниклар аккаунтны ватканнардыр, башта бу кеше белән элемтәгә керегез һәм ул сездән чыннан да акча сорыймы икәнен белегез;
- «Интернет» челтәрендә билгесез сылтамалар буенча төрле сайтларга күчмәгез
Уйлап эш итегез, ашыкмагыз, «Бушлай сыр тычкан тозагында гына» икәнен истә тотыгыз!