Баулыда депутатлар район башлыгын сайлады

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Районны 2022 елдан бирле җитәкләүче Ильяс Гозәеров кандидатурасы район башлыгы вазифасына тәкъдим ителде. Тавыш бирүдә 28 депутатның 26 сы катнашты. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Гозәеров бертавыштан Баулы муниципаль районы башлыгы итеп сайланды. Моңа кадәр, 25 сентябрьдә, аны шулай ук Баулы шәһәре мэры итеп расладылар. Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, яңа башлык ант кабул итте һәм сессияне алып баруны дәвам итте. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының зур залында узган утырышта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, авыл советы депутатлары, суд һәм хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, учреждение һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Район башлыгын сайлаудан тыш, депутатлар Рәис сайлауларның һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларның нәтиҗәләрен карадылар. Доклад белән районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Әхмәтшина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Баулы районында 25 052 сайлаучы теркәлгән, тавыш бирүдә 21 942 кеше катнашкан. Шулай ук секретариат һәм Советның редакцион төркеме формалаштырылды, даими комиссияләр расланды. Моннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде. Документларны 2 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр бирергә була, конкурс үзе 5 ноябрьдә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International