Баулы районы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 27 сентябре, шимбә

28 сентябрьдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән -3 градуска кадәр салкын булып, кырау төшүе, томан булуы ихтимал. 

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы гына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз

· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләренә өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Кырау төшкән очракта халык өчен киңәшләр:

Кырау төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культуралары, чәчәкләр һәм җылылык сөюче үсемлекләрнең һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофрланган кәгазь, пленка, салам яки камыш матлары). Культураларны туңудан төтен шашкалары яки төтен өемнәре ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы матдә катнашмасы белән тутырылган, ул янып, агач өчен зарарсыз күп төтен чыгара. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен салам, ботак, үлән, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп-чарлары кулланыла. Бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа суынырга - җылысын бирергә мөмкинлек бирми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International