Баулы шәһәре мэры сайланды

2025 елның 26 сентябре, җомга

«Баулы шәһәре» муниципаль берәмлегенең бишенче чакырылыш вәкиллекле органы депутатлары шәһәр Советының беренче утырышына җыелды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Баулы шәһәре мэрын һәм аның урынбасарын сайлау иде.

Утырышта 15 депутатның 13е катнашты. Сайланган депутатлар тарафыннан берничә җаваплы карар кабул ителде. Утырышны 1нче сайлау округы депутаты Зөлфия Ганиева алып барды.

Яшерен тавыш бирү юлы белән шәһәр Советы депутатлары арасыннан бертавыштан Баулы шәһәре мэры итеп 5 нче сайлау округы депутаты Ильяс Гозәеров сайланды.

Шулай ук Баулы муниципаль районы Советында Баулы шәһәр Советы вәкилен сайладылар, ул 4 нче сайлау округы депутаты Станислав Тимофеев булды.

Шәһәр мэры урынбасары итеп, азат ителмәгән нигездә, 2 нче сайлау округы депутаты Римма Мөхәммәтшина сайланды.

Утырышта «Баулы шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде. Заявкаларны 2 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Конкурс 5 ноябрьдә була.

Баулы шәһәр Советының 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына «Баулы шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән Баулы районы финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лилия Свежинкина чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы рәисен сайлау нәтиҗәләре һәм Баулы шәһәр Советының даими комиссияләрен төзү турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International