«Яшь Управдом – уңайлы яшәү мохитен булдыручы» III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр конкурсы старт алды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 10 июнендә «Яшь Управдом – уңайлы яшәү мохитен булдыручы» III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр конкурсының читтән торып уку этабына гаризалар кабул итү башланды.

Катнашучыларны берничә яшь категориясендә (7-9 һәм 10-13 яшь, 14-17 яшь, 18-25 яшь) һәркем өчен уңайлы, куркынычсыз һәм имин яшәү мохите булдыру өлкәсендә үз проектларын һәм идеяләрен тәкъдим итәргә чакыралар.

Конкурсның читтән торып уку этабына теркәлү 2025 елның 10 июненнән 3 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның икенче этабы 2025 елның 11-13 декабрендә Мәскәү шәһәрендә узачак.

Конкурсның төп этабында җиңүчеләр проектлары җирле үзидарә органнарына Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләре территориясендә алга таба гамәлгә ашырылырга тәкъдим ителәчәк.

Конкурсны уздыру турында җентекләбрәк түбәндәге сайтта белергә була: https://konkurs-upravdom.ru/

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда узган «Яшь Управдом – уңайлы яшәү мохитен булдыручы» II Бөтенроссия балалар һәм яшьләр конкурсының читтән торып узу этабына 600 дән артык гариза бирелгән иде, РФнең 38 субъектыннан 250 гә якын кеше үз проектларын Мәскәүдә узган этапта тәкъдир итте. Алдагы конкурс Россия Мәгариф министрлыгының 2024 елның 30 августындагы 620 номерлы боерыгы белән расланган, 2024/25 уку елына олимпиадалар, конкурслар һәм чаралар исемлегенә кертелде - әлеге этапта җиңүчеләр һәм призерлар быел вузларның кабул итү кампаниясе вакытында БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар ала алачак.

Конкурсны оештыручылар һәм аның партнерлары булып Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе тора; Муниципаль берәмлекләрнең инновацияләр үзәге; Дәүләт идарә университеты; Муниципаль икътисадның фәнни-тикшеренү үзәге; Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты; Федерация Советының Федератив корылыш, региональ сәясәт, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты; Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы; Россия шәһәрләре берлеге; Россиянең кече шәһәрләре берлеге; Җирле үзидарәне үстерүнең бөтенроссия ассоциациясе; «Мәскәү шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә аналитик үзәк» Мәскәү шәһәренең дәүләт бюджет учреждениесе; Торак-коммуналь хуҗалыкта һөнәри квалификацияләр советы; Мәскәүнең шәһәр хуҗалыгы музее; Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ).

Вконтакте бергәлеге: https://vk.com/konkurs_upravdom

Телеграм-канал: https://t.me/konkurs_upravdom

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International