Баулылы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Минҗиян Зәйдулла кызы күп еллар «Баулынефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә техник персонал булып эшләгән, үз эшенә һәрвакыт җаваплы караган. Ире Әсхәт белән алар 40 елдан артык тату гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде юбилярның 5 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Бар гомерен техник эшкә багышлаган Минҗиян Зәйдулла кызы иҗатта юаныч таба - буш вакытларында шигырьләр иҗат итәргә ярата.

Юбиляр бүгенге көндә ялгызы гына яши, хуҗалыгында бар эшен мөстәкыйль алып барырга тырыша. Балалары һәм оныклары аның янына еш киләләр. Бәйрәм көнен дә ул иң якын кешеләре белән үткәрде. Минҗиян Зәйдулла кызын Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International