Баулы районының Поповка авылы 195 еллыгын билгеләп үтте

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Авыл мәдәният йорты территориясендә Поповка авылының 195 еллыгына багышланган «Син бөтен төбәкләрдән дә кадерлерәк миңа» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. 

Тантананы авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов ачып җибәрде, ул бар халыкка җылы котлау сүзләрен җиткерде. Яңа туган сабыйларга, озак еллар бергә парлы гомер кичергән  гаиләләргә һәм зур хөрмәткә лаек өлкән буын кешеләренә аерым сүзләр әйтелде. 

Татар Кандызы, Удмурт Ташлысы, Потап-Томбарлы һәм Баулы артистларының чыгышы бәйрәмнең матур бизәге булды. Җирле талантлар да  үз концерт номерлары белән авылдашларын шатландырды. 

Әлеге бәйрәм #Летовтатарстане проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International