“Демография” милли проектының “Спорт - яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында Баулы шәһәренең “Трёхгорка” чаңгы базасында “Милләт кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне узды. Бу чара Россиядә иң массакүләм спорт вакыйгаларының берсе.
"Милләт кроссы" - тәҗрибәле йөгерешчеләр өчен үз көчләрен тикшерү мөмкинлеге генә түгел, ә спортта үз юлын башлаучылар өчен бик яхшы старт та", - дип билгеләде 2нче спорт мәктәбе урынбасары Виктория Алексеева.
Ачылу тантанасында катнашучыларны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде. Шулай ук тантанада "ГТО" БФСК алтын билгеләре алган укучылар да бүләкләнде.
Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, учреждение һәм предприятие вәкилләре, спорт ветераннары һәм пенсионерлар катнашты. Һәр катнашучыга 500 метрдан 2 километрга кадәр дистанцияләрне сайларга мөмкинлек бирелде.
Чара дусларча һәм бәйрәм атмосферасында узды, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итте.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призёрлар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Фото: «Яшьлэр доньясы» күппрофильле яшьләр үзәге.