2025 елның 30 сентябрендә Баулы муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе киләчәк.
Визит кысаларында Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү планлаштырылган. Район халкы коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләүгә кагылышлы сораулар бирә алачак.