ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 23 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харисовна Сабурская белән берлектә мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонын үткәрәчәк.

Кайнар линия барышында республикада яшәүчеләр белем бирү мәсьәләләренең киң спектры буенча консультацияләр ала алачак: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итүдән, балаларны 1 һәм 10 сыйныфларга күчерүдән алып, урта махсус һәм югары уку йортларына укырга кергәнчегә кадәр.

Белгечләр белем бирү процессы һәм укучыларның хокуклары белән бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә әзер.

Кайнар линия телефоннары:

8(843) 236-00-71
7(960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен)
Барлык кызыксынучы гражданнарны белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча квалификацияле консультация алу мөмкинлегеннән файдаланырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International