2025 елның 27 сентябрендә ат спортын яратучыларны Әлмәт районының Кичүчат авылындагы «Рангоут» тренировка пункты территориясендә узачак кызыклы спорт вакыйгасына – ат чабышы сезонын ябуга чакыралар.
Чара «Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм атчылыкны үстерү» программасы кысаларында «Татнефть» ГАҖнең «Татнефть-Забота» структур бүлекчәсе базасында уздырыла.
Ярышлар 12:00 сәгатьтә башланачак. Катнашу өчен рәсми «Ярышлар уздыру турында Нигезләмә» «Положением о проведении соревнований» нигезендә заявка бирергә кирәк.
Барлык район халкын һәм кунакларны әлеге тамашага чакырып калабыз, елның соңгы стартын күреп калырга ашыгыгыз!
