Баулы районында Бердәм тавыш бирү көнендә 35 сайлау участогы эшләде, биредә халык үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтә алды. Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров Татарстан һәм Баулы районының киләчәге өчен тавыш бирергә 3 нче мәктәптә урнашкан 1024 нче сайлау участогына килде. Традиция буенча башлык сайлауда хатыны һәм балалары белән катнашты.
Район башлыгы өчен сайлау участогына гаиләсе белән бергәләп бару - мөһим вакыйга. Балаларга актив гражданлык позициясен күрсәтү өчен район башлыгы сайлау участогына дүрт кызын да алып килгән, алар бу процессны зур кызыксыну белән күзәттеләр.
Муниципалитет башлыгы билгеләп үткәнчә, сайлаулар көне – безнең республика өчен мөһим көн.
Сайлауларга гаиләләре белән килгән баулылар «Гаилә белән сайлауга» беләзекләре алдылар һәм участок фонында рәхәтләнеп фотога төштеләр.