Баулылылар республика башлыгын төрле сәяси партияләрдән дүрт кандидат арасыннан сайларга тиеш булды, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар да узды. Баулы районында 114 депутат мандатына 259 кандидат дәгъва иткән.
Сайлау пунктлары бөтен Татарстан буенча иртәнге сәгать җидедә ачылды. Баулының 4 нче гимназиясендә урнашкан 1027 нче сайлау участогында сайлаучыларга тавыш бирү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган иде. Бина бюллетеньнәр өчен заманча урналар, яшерен тавыш бирү өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылган иде. Гражданнарга уңайлы булсын өчен участокта кандидатлар турында барлык кирәкле мәгълүмат, тавыш биргәндә эш итү тәртибе һәм сайлау пункты территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре урнаштырылды.
Участок катгый рәвештә график буенча сәгать 7 дә ачылды. Беренче сайлаучылар үзләрен озак көттермәде. Тантаналы ачылыштан соң, баулылылар Татарстан Республикасы гимнын тыңладылар һәм тавыш бирү процессы башланды.
Әлеге участокта барлыгы 1115 сайлаучы теркәлгән. Биредә нигездә шәхси секторда - Бауман, Герцен, Ключевая, Крупская, Набережная, Северная, Островская, Беренче Май, Киров, Северный тыкрыклары урамнарында яшәүче кешеләре тавыш бирде. Быел исә бирегә беренче тапкыр Пушкин урамы, 21 нче күпкатлы йортта яшәүчеләр дә тавыш бирергә килде.