«Елховлес» җитештергән таганнары, спорт снарядлары, горкалары булган уен киңлеге «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге, «Колокольчик» балалар бакчасы һәм 1 нче мәктәп янында урнашкан.
Мәйданчык заманча стандартларга туры килә. Аның өслеге эшкәртелгән резинадан эшләнгән һәм балаларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз.
Мәйданчык балалар һәм яшүсмерләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнде. Дәрестән соң беренче мәктәп укучылары уен мәйданчыгына йөгерәләр, таганда атыналар, турникта тартылуда ярышалар һ.б. Бу әниләргә нәни балалары белән йөрү өчен дә уңайлы урын.