Баулының "Нефтяник" яшь хоккейчылар командасы "Ганиев Кубогын" яулап алды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Баулының боз аренасында «Ганиев Кубогы-2025» яшүсмерләр хоккей турнирының кульминациясе узды, чараның төп геройлары - «Нефтяник» командасы булды. Киеренке финал матчында баулылылар 3:1 исәбе белән Уфаның «Астра» хоккей клубын җиңде һәм көчле алкышлары астында кадерле трофейны үз кулына алды. 

Хәлиткеч матчта җиңү «Нефтяник»ка җиңел бирелмәде: Уфаның «Астра» командасы үз характерын һәм ныклы көрәшен күрсәтте, әмма Баулы егетләренең осталыгы һәм җиңүгә омтылышы көчлерәк булып чыкты.

Турнирның йомгаклау таблицасы түбәндәгечә:

Алтын һәм Җиңүче Кубогы - "Нефтяник" ХК (Баулы шәһәре)
Көмеш - "Астра" ХК (Уфа шәһәре)
Бронза - "Девон" ХК (Туймазы шәһәре)

Шулай ук җиңүгә омтылышлары һәм актив уеннары өчен «Батыр» (Абдрахман авылы) һәм «Девон» (Баулы шәһәре) командалары билгеләнде.

Бүләкләү тантанасы дәрәҗәле кунаклар: Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров һәм «Алойл» ЯАҖ генераль директоры Илшат Мәгъҗанов катнашында узды, алар яшь спортчыларга кубок, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Хәзер "Ганиев Кубогы", җирле яшь хоккейчыларның йолдызлы сәгатен искә төшереп һәм аларны киләчәк җиңүләргә өндәп, Баулының "Нефтяник " клубында ел буена сакланачак, 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International