Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 2025 елның 11 сентябрендә, 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Баулы шәһәре, Пионер ур., 19 йорт) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
Эшмәкәрләрне Бердәм "ачык ишекләр" көнендә 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефон номерлары аша, алдан язылу буенча кабул итәчәкләр, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтү дә мөһим.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы! Без сезне «Бердәм ачык ишекләр көне»нә алдан язылу буенча консультациядә көтәбез!