Аграр көллияттә "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе узды. 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.
21 ел элек Төньяк Осетиядә бөтен Россияне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗига булды. Иртә таңнан тантаналы линейка вакытында террорчылар Төркеме Бесланның 1 нче мәктәбе укучыларына һәм аларның әти-әниләренә һөҗүм итә. 1127 кеше әсирлеккә алына. Теракт нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булган, шул исәптән 318 тотык (заложник), шуларның 186сы балалар. Бер мизгелдә бәйрәм фаҗигагә әверелә. Нәрсә булды, ничек беренче сыйныф балаларының чәчәкләре, күк йөзе, кояш, кешеләр һәм балалар кара төскә буялган булып чыкты? Бу - террорчылык! Дәүләт чикләрен белмәгән явызлык әхлак һәм хокук законнарын танымый.
«Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге белгечләре агрокөллият студентлары өчен акция үткәрделәр. Чарада һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шәмнәр кабыздылар, йомшак уенчыклар китерделәр. Акциядә катнашучылар учларына су алып, гаепсез һәлак булганнар истәлегенә, ишегалдында үскән чәчәкләргә су сиптеләр. Бу Беслан корбаннары истәлегенә традиция, алар өч көн буе тоткынлыкта булганда, бер тамчы су да эчә алмаганнар.