Эшмәкәрләр белән әңгәмә - бизнес үсешенең мөһим өлеше

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Баулы районының кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 3774 кеше эшли.

Бүген район башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты, анда түбәндәгеләр катнашты:

• Рәгать Хөсәенов - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе;

• Ринат Сабиров - ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы департаменты директоры;

• Мария Фрундина - «Татарстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары.

Киңәшмәдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы системасы мөмкинлекләренә һәм эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чараларына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International