Баулыда Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

30 августта күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләр үз дәүләтчелегенең туган көнен – Республиканың оешкан көнен бәйрәм итәләр. Шул хөрмәттән шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. 

Бәйрәм концертын "Чишмә" халык вокаль ансамбле ачып җибәрде. Залда тыл хезмәтчәннәре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, ветераннар җыелды.

Татарстан Республикасы көне белән залда җыелучыларны Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров һәм ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов котладылар. Алар баулыларга туган районнарына һәм республика үсешенә үз өлешләрен кертергә омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр. Сәхнәдән хәрби бурычларын намус белән һәм лаеклы үтәүчеләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән иң яхшы хезмәткәрләрне, предприятиеләрне, оешмаларны һәм халыкны бүләкләү чараның иң тантаналы өлеше булды. Мәдәният йорты артистлары һәм районның иҗат коллективлары баулылар өчен бәйрәм рухы тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International