23 августта Баулы шәһәрендә Шәһәр көне билгеләп үтелде. Бу көн биредә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен чын бәйрәм булды! Октябрь мәйданында "Единство-Бердэмлек" милли этнофестивале узды, анда бердәмлек, мәдәният һәм традицияләр атмосферасы хөкем сөрде.
Бәйрәм кысаларында Кырымсарай, Александров һәм Поповка авыл җирлекләре тәкъдим иткән милли-мәдәни үзәкләр катнашты. Үзәкнең иҗади хезмәткәрләре рус йортының тышкы күренешен генә күрсәтеп калмадылар, ә рус халкының тормыш һәм яшәү рәвешен чагылдыра торган тулы бер мәдәни мохит булдырырга тырыштылар.
Фестиваль кунакларын традицион милли киемнәр кигән кызлар каршы алды. Алар барысын да тәмле традицион ризык белән сыйладылар. Бу ихласлык һәм җылылык шунда ук бәйрәм рухын тудырды һәм беркемне дә битараф калдырмады.
Шулай ук фотозоналарда теләгән һәркем күңелле бәйрәм көне истәлегенә онытылмаслык фотолар ясый алды. Ишегалды эчендә халык иҗаты күргәзмәсе оештырылды, анда барлык теләүчеләргә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүче мастер-класслар үткәрелде.
Мәйданда узган һөнәрчеләр базарын да билгеләп үтмичә булмый. Биредә кулдан ясалган бик күп уникаль әйберләр табарга мөмкин иде: муенсалардан һәм бизәнү әйберләреннән алып мамык уенчыкларга һәм хуш исле шәмнәргә кадәр. Бу әйберләрнең һәркайсын сатып алу гына түгел, аларны ясау сәнгате белән дә танышырга мөмкин иде.
Шәһәр көне Баулыда барлык катнашучыларга да искиткеч хис-кичерешләр, кызыклы танышлар һәм төрле мәдәниятләргә һәм традицияләргә чуму мөмкинлеге бүләк итте.