Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" хәбәр итүенчә:

26 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, кыска вакытлы секундына 15-20 метр тизлектә искән көчле җил, боз явуы көтелә. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

 5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

Боз яуганда:

 - мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бүлмәдә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

 - электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз гадәттә яшен белән бергә булырга мөмкин;

- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боздан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);

- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур бозлар һәм көчле җил агач ботакларын сындырып, сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

Машина йөртүчеләргә:

1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда узып китүләрдән баш тарту;

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шинналарның торышына игътибар итәргә;

3. Кисәк тормозга басарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;

5. Бөтен оптика да эшләргә тиеш;

6. Кеше күп хәрәкәт иткән урыннарда, мәктәпләр яныннарында, урам чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International