Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» түбәндәгеләрне кабул итте:
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе
12 августта, көндез һәм кичен, көчле яңгырлар көтелә.
Көчле яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:
Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Үткәргечле һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.
Көчле яңгыр вакытында урамда калсагыз
Җир асты кичүләренә һәм башка тирән урнашкан биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.
Көчле яңгырда бина эчендә калсагыз
Әгәр сез булган бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
Көчле яңгыр вакытында транспортта булсагыз
Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгырны кичерегез. Су бик тиз килеп чыкса, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.
Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә - идәнгә яту яхшырак.