Баулыда яшәүче хезмәт ветераны юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Хәмидуллина Миңненур Хәмидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне аны котларга Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина килде.

Миңненур Хәмидулла кызы ире Гыйззәтуллин Нуретдин Шәрифулла улы белән 38 елдан артык бергә яши. 2024 елның октябреннән ул тол кала. Олы яшьтә булуына карамастан, Миңненур Хәмидулла кызы актив тормыш рәвеше алып бара, йорт яны участогын үзе карый һәм йортын да тәртиптә тота. Көндәлек эшләрдә аңа күршесе Энҗе ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International