2025 елның 30-31 августында Казанда 4 нче «Тау фест» Гаилә китап фестивале узачак. Оештыручы - «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды, Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе.
«Тау фест» китап фестивале - татарстанлылар тормышында әһәмиятле мәдәни вакыйга, ул бер мәйданчыкта Россиянең танылган язучыларын, шулай ук нәшириятләрне, рәссамнарны һәм укучыларны берләштерә.
Фестиваль Кремль яр буенда «УРАМ» экстрим-паркы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янында урнашкан «Елмай» балалар паркында узачак. Биредә Россиянең эре шәһәрләреннән 50 нәшрият тәкъдим ителәчәк: Компас Гид, ЭКСМО, Миф, Самокат, АСТ, Априори-пресс, Руда, Полынь, Добрый Великан, Абрикобукс, Бумба һәм башкалар.
Китап фестиваленең төп максаты - гаиләдә уку культурасын формалаштыру, балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын, танып белү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру аша укучыларның кызыксынуын арттыру. Программада танылган балалар язучылары һәм яшүсмерләр өчен китап авторлары белән очрашулар, рәссам-иллюстраторлар белән иҗади очрашулар, китап яңалыкларын тәкъдир итү, мастер-класслар, настцияләр, өстәл уеннары һәм башкалар планлаштырылган.
«Тау Фест» 4 нче гаилә китап фестиваленең эш графигы:
30 августта 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
31 августта 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр
Керү ирекле.
Программа һәм мәгълүмат – https://taufest.ru сайтында