Дистанцион мошенниклык ысуллары турында белешмәлек

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Дистанцион мошенниклык торган саен катлаулана бара, һәм җинаятьчеләрнең нинди схемалар куллануы турында хәбәрдар булу мөһим. Бу алдаудан качарга һәм үз акчаларыңны һәм мәгълүматларыңны сакларга ярдәм итәчәк.

1. Телефон аша мошенниклык

 

Мошенниклар банк, полиция, социаль хезмәтләр яки башка рәсми оешмалар хезмәткәрләре булып шалтыратырга мөмкин.

Схема ничек эшли:

* Җинаятьчеләр сезнең банк картасы яки счетыгыз һөҗүмгә дучар булган дип хәбәр итәләр һәм Сездән шәхси мәгълүматларны, бер тапкыр кулланыла торган парольләрне тапшыруыгызны яки акча күчерүегезне сорыйлар.

• Сезнең исемгә кредит алганнарын хәбәр итәләр һәм аны гамәлдән чыгаруда "ярдәм" тәкъдим итәләр.

Нәрсә эшләргә:

Шәхси мәгълүматларны һәм парольләрне телефон аша тапшырмагыз.

Сөйләшүне төгәлләгез һәм банкка рәсми номер буенча шалтыратыгыз.

• Чит кешеләрнең күрсәтмәләре буенча беркайчан да акча күчермәгез.

 

2. Фишинг сайтлары һәм хәбәрләр

 

Фишинг - ул Сезнең шәхси мәгълүматны (парольләр, карта мәгълүматлары) ялган сайтлар яки чын кебек күренгән хәбәрләр аша алу омтылышы.

Схема ничек эшли:

• Сез ялган сайтка сылтама белән хат яки хәбәр аласыз, анда сезнең банк картасы яки пароль мәгълүматларын кертүне сорыйлар.

• Еш кына мондый сайтлар оригиналь сайтлардан визуаль яктан аерылмый, ләкин сайтның адресы бераз үзгәртелергә мөмкин.

Нәрсә эшләргә:

• Шикле хәбәрләрдән һәм хатлардан сылтамалар буенча күчмәгез.

• Мәгълүматларны керткәнче сайт адресын һәрвакыт тикшерегез.

• Ялган сайтлар ачыклый ала торган антивирус программаларын кулланыгыз.

 

3. Мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша мошенниклык

 

Мошенниклар сезгә мессенджерлар яки социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итә алалар, сезнең дусларыгыз, хезмәттәшләрегез яки компанияләр вәкилләре булып үзләрен таныталар.

Схема ничек эшли:

Мошенниклар сезнең танышыгыз бәлагә тарыган һәм ашыгыч рәвештә акчага мохтаҗ, дип язалар.

• Оту, акциядә катнашу яки акчаларны кире кайтару өчен карта номерын хәбәр итүне сорыйлар.

Нәрсә эшләргә:

• Кеше белән турыдан-туры телефон аша элемтәгә кереп, мәгълүматны һәрвакыт тикшерегез.

• Акчаны үтенеч буенча мессенджерлар аша күчермәгез.

• Исегездә тотыгыз, рәсми оешмалар социаль челтәрләрдә шәхси аккаунтлар аша мөрәҗәгать итмәячәк.

 

 

4. Сату-алу сайтларында белдерүләр аша мошенниклык

 

Игъланнар сайтларында мошенниклар еш кына үзләрен товарлар һәм хезмәтләр сатып алучылар яки сатучылар итеп күрсәтәләр.

Схема ничек эшли:

* Товар сатканда мошенник акча күчерергә әзер булуын белдерә, ләкин сездән карта мәгълүматларын кертергә кирәк булган акчаларны "алу" өчен сылтама буенча күчүегезне сорый — бу фишинг сайты.

* Товар сатып алганда мошенник товар яки хезмәт өчен алдан түләүне таләп итә ала, ләкин акча алгач элемтәгә чыгудан туктый һәм товарны җибәрми.

Нәрсә эшләргә:

Беркайчан да шикле сылтамалар буенча күчмәгез, бигрәк тә сезгә "акча алырга"тәкъдим итсәләр.

 

• Сатучы турындагы мәгълүматны тикшерегез, бәяләмәләрне укыгыз, алдан түләргә риза булмагыз.

 

5. Отыш алу һәм лотереяләр белән мошенниклык

 

Мошенниклар еш кына сез катнашмаган лотерея яки конкурсларда җиңү турында ялган хәбәрләр кулланалар.

Схема ничек эшли:

• Сез розыгрыш, лотерея җиңүчесе булуыгыз яки зур приз алуыгыз турында хәбәр яки шалтырату аласыз.

• "Отыш" алу өчен сездән комиссия, салымнар яки башка җыемнар түләүне, йә шәхси мәгълүматларны (паспорт, банк картасы) бирүне сорыйлар.

Нәрсә эшләргә:

• Әгәр сез нинди дә булса уенда, конкурста катнашмагансыз икән, моның мошенниклык булуына ышаныгыз.

* Бүләк алу вәгъдәсенә алмашка беркайчан да акча күчермәгез һәм карта мәгълүматларын бирмәгез.

• Конкурслар турындагы мәгълүматны рәсми сайтларда тикшерегез, шулай ук уйнату шартларын укыгыз.

 

6. Техник ярдәм белән мошенниклык

 

Мошенниклар техник ярдәм хезмәте хезмәткәрләре булып кылана ала (мәсәлән, интернет-провайдерлар, мобиль операторлар яки хәтта эре ИТ-компанияләр).

Схема ничек эшли:

• Мошенниклар шалтыраталар яки хәбәр җибәрәләр, үзләрен техник ярдәм хезмәте хезмәткәрләре (мәсәлән, интернет-провайдер яки программа белән тәэмин итүне эшләүче компания) дип таныштыралар һәм сезнең җайланмада проблема яки вирус табылуы турында хәбәр итәләр.

• "Проблеманы хәл итү" өчен алар чынлыкта зарарлы булган махсус программа тәэминаты урнаштыруны яки сезнең җайланмага читтән торып керү мөмкинлеген бирүне сорыйлар.

• Шуннан соң алар шәхси мәгълүматларга, парольләргә һәм финансларга керү мөмкинлеге алырга яки булмаган куркынычны "бетерү" өчен акча таләп итәргә мөмкин.

Нәрсә эшләргә:

Беркайчан да билгесезләр соравы буенча программа белән тәэмин итү урнаштырмагыз яки җайланмага керү мөмкинлеген тапшырмагыз.

Әгәр сезгә техник ярдәм йөзеннән шалтыратсалар, шалтыратуны төгәлләгез һәм тикшерелгән элемтәләр аша рәсми ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

* Үз җайланмаларыгызда вируска каршы программа белән тәэмин итү һәм куркынычсызлык системаларын яңартыгыз.

 

Дистанцион мошенниклыктан яклау буенча төп киңәшләр:

 

1. Беркайчан да шәхси мәгълүматларны, парольләрне һәм банк реквизитларын телефон аша, интернетта яки SMS аша тапшырмагыз.

2. Шикле тәкъдимнәргә уяу булыгыз, бигрәк тә алар акча яки шәхси мәгълүмат белән бәйле булса.

3. Сайтларның, сервисларның һәм оешмаларның дөреслеген рәсми чыганаклар аша тикшерегез.

4. Үзегезнең онлайн-аккаунтларыгызны яклау өчен ике факторлы аутентификацияне кулланыгыз.

5. Шикле шалтыратулар очрагында һәрвакыт банкка яки оешмага рәсми номерлар буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International