Баулының медицина ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Валентина Николаевна гомерен медицина өлкәсенә багышлый. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык. Пенсиягә чыкканчы ул Баулы үзәк хастаханәсендә эшли.

Ире Владимир Степанович белән 68 елдан артык тату гомер кичергәннәр. Ике бала тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына аяк бастырганнар, бүгенге көндә өч оныкларына, ике оныкчыкларына шатланып яшиләр.

Юбилярны Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Азат Гайсин, үзәк район хастаханәсенең профсоюз комитеты рәисе Лилия Гайсина котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International