Баулы районында урып-җыю кампаниясе башланды

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Бу сезонда «Миңнуллин» хуҗалыгына 6000 гектардан артык мәйданны җыеп алырга кирәк булачак, шуның 4000 гектарын бөртекле культуралар тәшкил итә. Бүгенге көндә кырда өч комбайн эшли – беренче булып 150 гектарда арпа җыелган, бүгенге көндә тритикале культурасы суктырылып алына, ул 400 гектарда чәчелгән. 

Механизаторлар - Игорь Бәхтияров, Геннадий Можгин һәм Юрий Бәхтияров иртәдән үк эштә. Һава торышы яхшы булганда, алар һәр сәгатьне файдаланырга тырышалар.

Хуҗалыкта урып-җыю эшләре яхшы темплар белән башланган.  Механизаторлар уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар. 

«Миңнуллин» хуҗалыгы җитәкчесе Генадий Миңнуллин билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта эшләр җитәрлек – кырлардан 300 гектардан көзге бодай, 700 гектардан сабан бодаен, 150 гектардан арыш, 600 гектардан солы җыясы бар. Соңрак техник культураларны алачаклар. Уңыш җыю белән беррәттән хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Кырларда 10 берәмлектән артык техника һәм агрегат эшли. Бүгенге көнгә, мәсәлән, 3000 тонна сенаж салынган, 600 тонна печән әзерләнгән. Әлеге эшләр көзгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International