Мөсәллия Мөхәммәди кызы Бөек Ватан сугышы елларында, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, тылда фидакарь хезмәт куйган кеше. Ул сугыш чорындагы фидакарь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән.
Ире Ядкәр белән 50 елдан артык яшәп, ике малай үстергәннәр. Бүгенге көндә юбилярның ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.
Юбилей көнендә Мөсәллия Мөхәммәди кызын Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.