Әлеге ресурс мәктәпне тәмамлаучылар өчен каралган һәм кызыксындырган тармак буенча булачак һөнәрне, белгечлекне һәм белем бирү оешмасын сайларга ярдәм итә. Сайланган юнәлеш нигезендә система Татарстанның сайланган һөнәр яисә белгечлек буенча әзерлек алып баручы һөнәри белем бирү оешмалары исемлеген тәкъдим итә. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен учреждениеләрнең контакт мәгълүматлары һәм аларның киләчәктә танышу өчен рәсми мәгълүмат ресурсларына сылтамалар күрсәтелә.
Хәзерге вакытта платформа пилот режимында эшли һәм аңа түбәндәге сылтама буенча күчәргә мөмкин: https://proskills.tatar/navigator .