Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнендә Баулыда тантаналы концерт узды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Район Башлыгы Ильяс Гозәеров баулыларны бәйрәм белән котлады һәм Татар Томбарлы авылыннан Асыловлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугърылык өчен" медален тапшырды.

Шулай ук район Башлыгы Шәмәй авылында яшәүче Шакировлар гаиләсен, бергә яшәүләренә 50 ел тулу уңаеннан, истәлекле "Баулы районына 95 ел" юбилей медале белән бүләкләде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге миграция хезмәте башлыгы Игорь Садовников яшь баулыларга Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшырды. 

Бәйрәм кунаклары өчен районның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International