«Ватан» паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көненә багышланган фестиваль узды.
Фестивальдә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яшь гаиләләре катнашты. Бәйгедә 12 гаилә көч сынашты.
Фестиваль кысаларында катнашучылар сайлап алынган номинацияләр буенча төрле образлар әзерләргә һәм аларны күрсәтергә, шулай ук, үз гаиләләрен тәкъдир итәргә тиеш иде.
Конкурс программасыннан тыш, “Яшьлэр доньясы” яшьләр үзәге белгечләре һәм 1 нче шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре конкурслар, фотозоналар, иҗади мастер-класслар һәм “Зур узышлар” дип исемләнгән мәйданчык оештырдылар, анда радиоидарә белән эшли торган машина ярдәмендә каршылыклар полосасын үтәргә кирәк иде.
Жюри катнашучыларны образның оригинальлегенә, артистлыкка, иҗади якын килүгә бәяләде. Нигезләмә буенча, җанатарлар рәтенә күбрәк кеше җәлеп иткән гаиләгә дә баллар өстәлде.
Катнашучыларны “Яшьлэр доньясы” яшьләр үзәге директоры Гүзәл Дәүләтбаева, Баулы муниципаль районының ЗАГС бүлеге башлыгы Альбина Әхмәтова һәм 3нче спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов бәяләделәр.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урынны Зәйдуллиннар гаиләсе яулады ("Без патриотлар" номинациясе) "Кыңгырау" 7 нче балалар бакчасы;
2 нче урынны Шәрифуллиннар гаиләсе алды ("Спортта көч" номинациясе) "Виктория" 8 нче балалар бакчасы;
3 нче урында Бәхтияровлар гаиләсе ("Бу әкият дөньясы" номинациясе) 9 нчы "Аленушка" балалар бакчасы.