«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы

2025 елның 27 июне, җомга

Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек  оешмасы» конкурсы башлануы турында игълан ителде. 

Конкурсның максаты — оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрнең әһәмиятенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, социаль бурычларны хәл итүнең конкрет мисалларын күрсәтү, шулай ук оешмаларны һәм предприятиеләрне бу өлкәдә уңай тәҗрибә алуга стимуллаштыру. 

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә алып барыла. Конкурста оештыру-хокукый формаларына, милек формаларына һәм икътисадый эшчәнлекнең гамәлгә ашырыла торган төрләренә бәйсез рәвештә Россия юридик затлары, шулай ук аларны төзегән юридик затлар белән килештереп, аларның филиаллары катнаша ала.

2025 елда конкурс 17 номинация буенча уздырыла. Заявкалар «Бөтенроссия конкурсын үткәрү мониторингы» программа-мәгълүмат комплексының электрон Кабинетында гына, 2025 елның 10 июленә кадәр урнаштырыла (https://ot.rosmintrud.ru).

Конкурста катнашу шартлары һәм аны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843)557-21-22, 557-21-15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International