«Ласточка» лагере «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасы кысаларында ремонтланган.
Район башлыгы Ильяс Гозәеров үз чыгышында республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына лагерьны яңартуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Лагерьда ял итүче балаларны смена ачылу белән Денис Лулаков та котлады.
Рәсми өлештән соң кунаклар лагерьның яңа корпусларын, медпунктны, ашханәне карап чыктылар һәм балалар белән аралаштылар.
Лагерь 1981 елда ук төзелгән, 2014 елда иске корпусларның берсе яңартылган. Балалар учреждениесендә капиталь ремонт 2022 елда башланган. Эшләр вакытында аның территориясендә вожатыйлар өчен вагоннар, мунча, складлар сүтелгән. Алар урынына биш яңа корпус – КПП, медпункт, ике ял итү корпусы, ашханә төзелгән. Ремонт вакытында асфальт юллар, брусчаткалар, корпусларга керү юллары салынган. Электр челтәрләре тулысынча яңартылган, яктырту баганалары һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Территория тулысынча яшелләндерелгән.
Лагерь территориясендә балаларның актив ялы өчен яңа сәхнә һәм учак зонасы төзелгән.
- Һәр бүлмәдә душ һәм санузел булдырылды, хәзер бездә аерым заманча ашханә, вожатыйлар өчен бүлмәләр бар, - дип сөйләде лагерь директоры вазыйфаларын башкаручы Илмира Гаптераупова. – Бу үзгәрешләрнең барысы да республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән булды, моның өчен аларга бик рәхмәтлебез.
Элек җәй дәвамында лагерьда 120 дән артык бала ял иткән, ә хәзер учреждение өч сменада ике йөзгә якын бала кабул итәргә мөмкинлек бирә.