27 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә, урыны белән, төнлә томан, төнлә һәм көндез яшенле яңгырлар, секундына 15-20 метр тизлектә искән җил көтелә. Боз явуы да ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала.
Боз яуганда:
- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;
- бүлмәдә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;
- электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз гадәттә яшен белән бергә булырга мөмкин;
- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боздан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);
- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур бозлар һәм көчле җил агач ботакларын сындырып, сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.