Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан "Коррупциягә каршы бергә!" халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсын уздыру оештырылды, анда дөньяның барлык дәүләтләреннән яшьләр катнаша.
Конкурс эшләрен 2025 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурс сайтында кабул итәләр (www.anticorruption.life).
Күрсәтелгән сайтта Берләшкән Милләтләр Оешмасының барлык рәсми телләрендә дә конкурс уздыру кагыйдәләре урнаштырылган.
Конкурсның нәтиҗәләрен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) туры китерү планлаштырыла.
Конкурсны уздыру Кагыйдәләренең 6.1 п. нигезендә җиңүчеләр һәм призерлар тиешле символика, сувенир продукциясе, электрон сертификаты булган мактаулы медальләр, шулай ук конкурсны оештыручылар билгеләгән башка призлар белән бүләкләнәләр. Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Казан районара прокуратурасы әлеге чарада катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә.