Баулы районы башлыгы район тарафыннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм күрсәтү турында сөйләде

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстанның Баулы районы "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында 31 нче гуманитар ярдәм колоннасын формалаштыруда һәм җибәрүдә катнашты. Лисичанскида һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче халык сораулары буенча баулылар 40 тонна йөк җыйдылар.  Әлеге йөккә шифер, такта кебек төзелеш материаллары һәм башка кирәкле товарлар керде. 

"Рубежное шәһәрендә үзгәрешләр күренә, без халыкның үз йортларына кире кайтуларын күрәбез, үзәк урамда асфальт түшәлгән. Лисичанскида инде ут, су, электр энергиясе бар, кешеләр үзләренең элеккеге торакларын тергезәләр, ә без, татарстанлылар, баулылар, бу шәһәрләрне торгызу өчен һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәкбез, - дип ассызыклады Ильяс Гозәеров. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә күрсәткән ярдәме күзгә күренеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International