Татар Кандызы авылында яшәүче хезмәт ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Җәмилә Иркәгали кызының балалык һәм яшьлек еллары авыр елларга туры килә. Ул, барлык яшьтәшләре кебек үк, сугыш елларында колхозда эшләгән, төрле катлаулы эшләр башкарган. Аларга хәтта комбайн урынына ашлык җыюны да кулдан башкарырга туры килгән.

20 яшендә Җәмилә апа Габделхак исемле егеткә кияүгә чыга. Өйләнгәннән соң, яшь ир армиягә дүрт елга хезмәт итәргә китә. Ире Габделхак белән Җәмилә апа өч кыз тәрбияләп үстереп, бергә 40 елга якын матур гомер кичергәннәр. Хәзер юбилярның биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Кызы Зәмия сүзләренчә, Җәмилә апа бик пөхтә кеше, чисталык, тәртип ярата. Ул кайчандыр шәлләр һәм йон оекбашлар бәйләү белән дә шөгельләнгән. Кызы сүзләренчә, бәйләгән оекбашлары фабриканыкы кебек булган.

Бу бәйрәм көнендә юбилярны иң якын кешеләре генә түгел, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International