Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
21 июнь көнне Баулы муниципаль районы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- начар ныгытылган корылмаларыгызны беркетегез, аларның җимерелүе, килеп төшүе кешеләрнең имгәнүенә китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына канализация юлларын һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызуга әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.