22 июнь - сызлану, өмет, каһарманлык белән сугарылган көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды, ул безнең йөрәкләрдә мәңгелек эз калдырып, меңләгән гомерләрне, иң якын кешеләрне алып китте.
Бу көн булган хәлне искә төшерү генә түгел, ә тарихның онытырга ирек бирми торган гаять зур өлешенә әверелде.
Үз гомере бәрабәренә безгә тыныч күк йөзен һәм якты киләчәкне бүләк иткән халыкның батырлыгын истә тотарга архив документлары ярдәм итә.
Хәтер һәм кайгы көнендә Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Галимов Габделазал Әхмәтҗан улы һәм Хисамиева Сәкинә Хәйретдин кызының шәхси фондларыннан документлар тәкъдим итә.
Галимов Габделазал Әхмәтҗан улы,( 1922-1993) 1941 елның 7 октябрендә мобилизацияләнә. Мәскәү, Сталинград шәһәрләрен саклау сугышларында катнаша. Украина, Приморье, Белоруссия фронтларында минометчы, укчылар полкы командиры булып хезмәт итә. 1946 елның 28 июнендә өлкән лейтенант дәрәҗәсендә өенә кайта.
Кызыл Йолдыз, 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Хисамиева Сәкинә Хәйретдин кызы, (1922-2017), 1943 елда үз теләге белән фронтка китә.
Казанда 9 ай укыганнан соң, аларны 1 Украина фронтына җибәрәләр. Башта наводчик була, аннары аны зенитчы отделениесе командиры итеп билгелиләр, сержант исеме бирәләр. Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Сәкинә Хәйретдин кызы Польшада каршылый.
2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.