Баулы районы Салих авылында яшәүче хезмәт ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Нурлы йөзле йөзьяшәр әби олуг юбилеен, балалары, кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтендә, мул табын артында билгеләп үтте.

Санафраз Насыйбуллинаны район башлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин, авыл ветераннар советы рәисе Тәслия Галиева, китапханәче Ләйсәнә Таһирова да котлады, бүләкләр тапшырды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов йөзьяшәр әбине "Хезмәткә дан" газетасына яздырган.

Юбиляр Шалты авылында 12 балалы гаиләдә туган. Бөек Ватан сугышы вакытында тракторчы булып эшләгән, "Баулы" совхозыннан лаеклы ялга чыккан, гомуми хезмәт стажы – 32 елга якын.

Санафраз Насыйр кызы Салих авылы егете Мөнир Насыйбуллин белән гаилә корып, дүрт кызга гомер биргәннәр, олы тормыш юлына озатканнар. 61 елдан артык бергә гомер иткән тормыш иптәше вафат, кызлары һәм кияүләре, оныклары юбилярны кайгыртып яшиләр.

Санафраз әби бик бай – 9 оныгы, 13 оныкчыгы, 3 оныгының оныгы бар. Аларның барысы да сөекле әбиләрен котларга төп нигезгә җыелдылар, аны чәчәкләргә һәм бүләкләргә күмделәр.

Санафраз әби 100 яшьлек юбилеен күркәм зиһен, яхшы хәтер белән каршы алды, котлау открыткаларын күзлексез укып, җырлап та күрсәтте. Озын гомерле булу серен ул гел хәрәкәттә булуында күрә. Кызлары һәм кияүләренең яхшы тәрбиясе, режим белән генә туклануы да 100 яшькә җитүенә сәбәпчедер, мөгаен.

Юбиляр, ишегалдына чыгып, күп санлы кунаклар белән фотога төште, аларның килүенә, үзен шулай хөрмәтләүгә бик тә күңеле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International