Баулы районында алкоголь базарында катнашучылар өчен гавами чара уздырылды

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

2025 елның 17 июнендә Баулы районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча Баулы муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән фикер алышу буенча гавами чара уздырылды.

Чарада Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Эльвира Мингалиева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар – алкоголь базарында катнашучылар катнашты.

Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева үз чыгышында алкоголь законнары һәм контроль-инспекция эшчәнлеге өлкәсендәге яңалыклар, алкоголь базарындагы еш барлыкка килә торган хокук бозулар һәм аларны булдырмас өчен күрелергә тиешле чаралар турында сөйләде. Контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә басымны киметү һәм бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында профилактик чаралар уздыру өстенлекле юнәлеш булып тора, шуңа күрә хәзерге вакытта җаваплылыкка тартуга түгел, ә хокук бозуларны кисәтүгә басым ясала.

Чараның төп максаты – алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларны эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге белән диалог булдыру юлы белән кисәтү.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ) бүлегендә урнаштырылган профилактик материалларның барлык комплексын тәкъдим иттеләр (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/).

Чарада катнашучылар контрольдә тотучы орган адресына тәкъдимнәрен һәм сорауларын җиткерделәр. Чара азагында хуҗалык итүче субъектларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International