Россия көне - илнең бәйсезлек һәм бердәмлек символы

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Баулыда Россия көнен үзәк мәйданда концерт һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү белән билгеләп үттеләр. Программа котлауларга һәм патриотик җырларга бай иде. 

Бәйрәм концерты Лилия Мәҗитова һәм Регина Гатина вокаль дуэты башкаруында «Без – Бөек Россия, без – бердәм ил» җыры белән башланып китте. Котлау сүзләре белән Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм безне күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырыла торган гражданлык, теләктәшлек һәм патриотизм кыйммәтләренә юнәлтә.

- Мондый катлаулы вакытта безнең солдатлар һәм офицерлар, махсус хәрби операциядә катнашып, чын батырлык күрсәтәләр. Алар Ватаныбызның чын яклаучылары, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге һәм тыныч күк астында яшәү хокукы өчен көрәшәләр. Алар арасында шулай ук Ватанны дошманнардан саклаучы бабаларыбызның данын һәм традицияләрен лаеклы дәвам итүче якташларыбыз да бар. Россия көнендә без аларга чын күңелдән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, - дип ассызыклады Ильяс Исмәгыйль улы.

Район башлыгы төрле тармак хезмәткәрләренә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләр тапшырды. Шулай ук шәһәрлеләрне Россия көне белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады. Ул берничә учреждение вәкилләренә Баулы районы гражданнар оборонасы җитәкчесе дипломнарын тапшырды.

Сәхнәдә шәһәр һәм районның иҗат коллективлары яраткан Ватаныбызны данладылар. Таныш һәм күңелле көйләр кабатланмас бәйрәм рухы өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International