15 июньдә көннең икенче яртысында, 16 июньдә төнлә һәм көндез Баулы муниципаль районы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, секундына 15-20 метр тизлектә искән көчле җил, боз явуы көтелә.
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм транспорттан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр беткәнен көтегез. Машинада йөрүне дәвам итәргә ярамый, чөнки аның электроникасы сафтан чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз