14 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Баулы районында урыны белән яшенле яңгырлар, боз явуы ихтимал. Секундына 15-20 метр тизлеккә җиткән көчле көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән урынынан өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала.
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм транспорттан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр беткәнен көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки аның электроникасы сафтан чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Боз яуганда:
- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;
- бүлмәдә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;
- электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз гадәттә яшен белән бергә булырга мөмкин;
- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боздан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);
- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур бозлар һәм көчле җил агач ботакларын сындырып, сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.
Машина йөртүчеләргә:
1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда узып китүләрдән баш тарту;
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шинналарның торышына игътибар итәргә;
3. Кисәк тормозга басарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
5. Бөтен оптика да эшләргә тиеш;
6. Кеше күп хәрәкәт иткән урыннарда, мәктәпләр яныннарында, урам чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда аеруча игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шунысын да истә тотарга: бик үк күренеп бетмәү һәм юлларның юешлеге аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Машина юлын аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трасса аша чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.